Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр үз балаларына Ролан, Мия һәм Паулина дигән исемнәр кушкан

Агымдагы елның июнь аенда Әлмәттә 185 бала туган.

Шуларның 101 е - малай, 84 ы - кыз-бала. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 2200 һәм 4680 грамм.

Иң яшь анага - 17, иң олы яшьтәгесенә - 41 яшь булса, яң яшь ата кешегә – 20, ә иң олы яшьтәгесенә – 61 яшь.

Бу айда балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары -  Азалия, Алисә, Амалия, Амелия, Дарина, Ралина, Раяна, Полина, Ясминә, Әмир, Данияр, Матвей, Марк, ә сирәк очрый торганнары – Аиша, Мәликә, Мия, Хадижа, Паулина, Дауд, Далер, Ризат, Ролан.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: