Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр «Юл бир»әмме?

16 август көнне Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге операциясе Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе белән берлектә «Юл бир» операциясен уздырды.

Операция махсус тавыш сигналы булган, зәңгәр төстәге маякчык белән яктыртылган һәм  төсле графика белән бизәлгән машиналарга юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

Әлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен өч меңнән алып биш мең сумга кадәр административ штраф салу яки өч айдан бер елга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендәге җәза бирү каралган.

Операция барышында ашыгыч ярдәм экипажына юл бирмәгән ике  машина йөртүче ачыкланды. Аларга карата беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде. 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: