Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр ВИЧ-инфекциягә бушлай тест уза ала

Бөтенросия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында Әлмәттә махсус ВИЧ_инфекциясенә тест үтү пунклары эшли башлады.

29 ноябрь көнне  белгечләр шәһәренең 3 нче поликлиникасында , «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә  ВИЧ_инфекциясенә тест үтәргә теләүчеләрне кабул итте.

Ә бүген, ягъни 2 декабрь көнне күчмә пункт Акташ участок хастаханәсендә ачылды.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: