Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә ала

Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларыннан чыгып 13 ноябрь көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләсе буенча «кайнар линия» оештырылачак.

«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, «ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге»,  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» вәкилләре катнашачак.

Консультация вакыты: 9.00 дән 17.00 гә кадәр.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: