Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр тәмәкене кәнфиткә алыштырды

Әлмәттә «Тәмәкене кәнфиткә алыштыр» дип исемләнгән үзенчәлекле акция булып узды.

Ул “Сәламәт киләчәк” федераль партия проекты кысаларында оештырылды. Ул медицина көллияте студентлары, волонтерлар ярдәме һәм “Яшь гвардиячеләр” белән бергәлектә тормышка ашырылды

Тәмәке тарту проблемасын хәзергәчә хәл итеп булмый. Яшь егет-кызлар начар гадәткә һаман саен тартыла. Әлмәт медицина көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мухаббат Эсанова белдерүенчә, әлеге начар гадәттән беренче чиратта йөрәк һәм үпкәләр зыян күрә. Шулай ук тәмәке тарту аркасында ямаш шеш, авыз куышлыгы, тын юллары авырулары барлыкка килергә мөмкин. Күпләр тәмәке зыянын аңлап та бетерми. Тәмәкегә карата бәйлелек барлыкка килү белгечләр телендә авыру дип санала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: