Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр «Татарча диктант» яза

19 октябрьдә бөтен дөнья буенча узачак «Татарча диктант – 2019» акциясенә Әлмәт тә кушыла.

Үз белемнәрен тикшереп караучылар АГНИ, Үзәк мәчет, Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә, 1 нче гимназия, 1 нче лицей, политехникум, сәүдә-икътисад техникумы, Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбенә җыелачак. Шулай ук Габдрахман, Нәдер, Кәшер, Кама-Исмәгыйль, Бишмунча, Чупай, Сөләй, Елховой, Колшәрип, Тайсуган, Мәмәт, Кичүчат, Миңлебай авылларында да оештырыла. Быел диктант өчен Татарстанда Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» әсәре сайлап алынган, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен бераз җайлырак текст - Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» әсәрен раслаганнар.

Реклама

Татарча диктант 2016 елдан башлап уздырыла. 2018 елда акциядә 28 ил, Россиянең 40 тан артык төбәге, Татарстанның барлык районнары катнашкан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: