Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр Самара хәрби частьларында булып кайтты

Әлмәт районы делегациясе Самара хәрби частьларында булып кайтты

Тимур Нагуманов биредә хәрби хезмәттә булучылар белән аралашты. Ул аларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырды. 

- Без монда хезмәт итү өчен барлык шартлар тудырылуына инандык, улыбызның нәкъ менә шушы хәрби частька эләгүенә бик шатбыз. Район хакимиятенә улларыбызга ярдәм иткән өчен бик рәхмәтлебез. Гомеребезнең бу этабы бик мактаулы һәм хөрмәтле. Без улыбызның армиядә Ватанга тугрылыклы хезмәт итүе турында горурланып сөйлибез! - ди хәрби хезмәтен үтәүче Булатның әнисе Зөлфия Мозаффарова. 

Очрашу барышында Әлмәт муниципаль районы һәм 73403 нче хәрби часть арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Аның буенча киләчәктә дә чыгарылыш сыйныф укучылары Самара хәрби-һава көчләренең шефлыкка алынган частьларына җибәреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: