Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «кайнар линия»сенә шалтырата ала

9 декабрь көнне Кеше хокуклары көне уңаеннан хокукый мәсьәләләр буенча «кайнар линия» эшләячәк.

Консультатив ярдәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге», Татарстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертизасының баш бюросы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге вәкилләре тарафыннан күрсәтеләчәк.

«Кайнар линия»нең эш режимы: 09.00 дән  – 17.00  сәгатькә кадәр.

«Кайнар линия» телефоннары:

(843) 236-00-71 – «Кайнар линия»нең төп телефоны;

(843) 236-40-17- хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-28 – инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: