Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр кергән җинаятьчел төркем әгъзаларын хөкем итәләр

Азнакай һәм Әлмәт халкын талаучы җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галин хәбәр итә.

- Тикшерү версиясе буенча  әлеге төркемгә кергән җиде җинаятьче 2017 елдан 2019 елга кадәр зыян күргән берәүнең чит ил машинасын, икенчесенең алтын беләзек  талаган. Өченче зыян күрүчене 250 мең сум түләргә мәҗбүр итәләр. Җинаятьчеләр гамәлләреннән барлыгы биш кеше зыян күргән. Гомуми зыян миллион сумнан артып киткән, - дип сөйләде Руслан Галиев.

Катнашу дәрәҗәсенә карап, караклар көч кулланып акча алуда, һәм талауда гаепләнә.

Эш тикшерү өчен Азнакай судына җибәрелде.

Фото:https://pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: