Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр «День садовода-Бакча 2019» республика күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак

Әлеге чара 21 сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркының мәйданында узачак. Анда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай муниципаль районнарының коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре катнашачак.

«Бакчачы көне» программасы җитештерелгән продукцияне тәкъдир итү, үсентеләр сату, мастер-класслар, бәйгеләр, концерт номерлары һәм театраль тамашаны үз эченә ала.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: