Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр өчен мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшләячәк

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге 19 августтан 2 сентябрьгә кадәр балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарлар категориясенә һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.

Халыктан шалтыратуларны тәүлек буе 8-8005554943 телефоны буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәге, 17.00 сәгатькә кадәр 8(8553)22-65-70 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге  кабул итәчәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: