Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр өчен "кайнар линия" эшләячәк

22 март көнне 9.00-16.00 сәгатьләрдә бала хокукларын тормышка ашыру өлкәсендәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар линия” оештырыла.

Сорауларга Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре җавап бирәчәк.

“Кайнар линия” телефоннары - 8(843) 236-61-26,  236-61-24, 236-61-49.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: