Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр өчен эш урыннары ярминкәсе оештырылды

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “Әлмәт транспорт идарәсе” вәкилләре катнашында “Эш бирүче көне” оештырылды.

Беренче катта эшсез калган гражданнар өчен предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Ярминкәдә катнашучылар бу көнне тәкъдим  ителгән эш урыннанары  белән таныша һәм  аларны кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.  “Әлмәт транспорт идарәсе”  хезмәткәрләре чарада катнашучыларга  эш шартлары һәм кандидатка карата булган таләпләр  турында  сөйләделәр.

Ярминкәгә килүчеләргә троллейбус йөртүчесе, кондуктор, ЗИЛ АГП  машинасы йөртүчесе, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, күчмә составны ремонтлаучы слесарь, агрегатларны ремонтлаучы  слесарь, баш энергетик урынбасары , элемтә челтәре электромонтеры, токарь контролер  һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде.

Чарага  52 кеше  килгән иде. Бирегә киүчеләрдән 5 кеше бушлай укыту курсларында белем алырга теләк белдерде. Шулай ук 7 кеше һөнәр сайлау буенча махсус тест узды.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: