Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Республиксы көне уңаеннан республиканың юстиция министрлыгы тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыруны планлаштыра.

Чарада республика прокуратурасы, Пенсия фонды бүлеге, Социаль иминият фондының төбәк бүлекчәсе, салым хезмәте, Дәүләт теркәве, кадастры һәм картографиясе федераль хезмәте идарәсе, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Юстиция министрлыгы вәкилләре, адвокатлар һәм нотариусларның катнашуы көтелә.

Әлмәттә бушлай юридик ярдәм көне  28 августта 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр  “Панорама” сәүдә үзәгендә узачак.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-09-43.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: