Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итәчәк

Әлмәт һәм Түбән Кама халкын республиканың балалар омбудсмены кабул итәчәк. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 10 октябрьдә Әлмәттә очрашу уздыра.

Омбудсмен белән бергә татарстанлыларның  сорауларына министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән прокуратура һәм  адвокатлар җавап бирәчәк.

Хокукый ярдәм көне кысаларында баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау, баланың сәламәтлеген һәм сәламәт үсеш хокукын саклау, баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Шулай ук татарстанлылар мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү, социаль тәэминатка хокукны үтәү, баланың торак, башка милек хокукларын саклау буенча да сораулар бирә алалар.

Кабул итү 11.00 дән 15.00 гә кадәр «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.

Фото:архив:https://www.tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: