Әлмәт таңнары

Әлмәтлегә мактаулы гражданин исеме бирелде [+ФОТОЛАР]

Район һәм шәһәр депутатлары район Советының чираттан тыш XXX сессиясендә һәм шәһәр Советының чираттан тыш XXXII утырышында РСФСР һәм ТАССРның атказанган төзүчесе Камил Нигъмәтуллинга районның мактаулы гражданины исемен бирү турында карар кабул иткән иде.

Әлеге мәртәбәле исем бирелү турындагы таныклык һәм билге Камил Шәйхелисламовичка бүген Төзүчеләр көнендә тантаналы шартларда тапшырылды. Быел аңа 90 яшь тулды. Ветеран гомерен төзүче һөнәренә багышлый. Камил ага мастер, участок начальнигы, идарә җитәкчесе урынбасары, СМУ начальнигы, трест управляющие урынбасары булып эшли. Аның катнашында икмәк заводы, “Нефтяник” кунакханәсе , муниципалитет, “Әлмәтнефть” идарәсе биналары һәм башкалар төзелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: