Әлмәт таңнары

Әлмәтледән көчкә котылганнар

20 май көнне 58 яшьлек әлмәтле үзендә 37 һәм 33 яшьлек ике дустын кунак итә.

Шулай бәйрәм итеп утырган вакытта фатир хуҗасы кулына кинәт пычак алып, 33 яшьлегенә берничә тапкыр суга һәм аркасына пычак кадый.  Икенче кунак ярсыган хуҗадан качарга теләп тәрәзәгә сикерә.

 Зыян күргән әлеге ике ар-атны медсанчастька озаталар.

"Гаепләнүче полиция патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә", - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына.

 

Фото:"Әлмәт таңнары"/архив

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: