Әлмәт таңнары

Әлмәтледә наркотик тапканнар

Полиция хезмәткәрләре 53 яшьлек әлмәтледә 400 граммнан артык күләмдә наркотик матдә табып ала.

Составында наркотик матдәләре булган үсемлекне ир-ат район тирәсендә үзе өчен җыйган була.

Ачыклаганча, элегрәк суд аны әлеге чирдән дәвалану өчен реабилитация курсын узарга мәҗбүр иткән булган, тик ир аннан баш тарткан.

Суд карары нигезендә аны  15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу көтә. Хәзерге вакытта әлмәтлегә карата җинаять  эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

 Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: