Әлмәт таңнары

Әлмәтледә мәк саламы экстракты табылган

Әлмәтле сату максатын куймыйча, шактый күләмдә наркотик матдә әзерләп саклагау маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Билгеле булганча, 2019 елның 1 апрелендә ул  өендә үзе файдалану өчен законсыз рәвештә  мәк саламы экстракт ясаган. Шуның  бер өлешен ул өч пластик шешәгә салып  өендә саклаган була. 

Әлмәтле гаепләү белән тулысынча килеште. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: