Әлмәт таңнары

Әлмәтледә әфьюн тапканнар

25 июнь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең патруль-пост хезмәте инспекторлары Шоссейная урамындагы бер йортта яшәүче элек тә хөкем ителгән булган 37 яшьлек әлмәтледә әфьюн табып ала.

Аңардан барлыгы 0,61 грамм  әфьюн алынган. Әлеге факт буенча “Наркотик матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз рәвештә  сатып алу, саклау, ташу, әзерләү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: