Әлмәт таңнары

Әлмәтле ятьмәне тартып чыгарганда һәлак булган

7 июль көнне Түбән Кама районындагы Плоское күлендә балыкчы батып үлгән дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ике ир-ат  күлдән балык тоту ятьмәсен чыгарган вакытта, көймә әйләнеп каплана.

1995 елгы егет су астында килеш мөстәкыйль рәвештә куртка белән резин итеген сала ала һәм ярга чыккан. Ә 77 яшьлек әлмәтле батып үлгән.

Төнлә ирне таба алмыйлар. Коткаручылар аның тәнен бары таң аткач кына табып яр буена чыгаралар.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: