Әлмәт таңнары

Әлмәтле WorldSkills чемпионатында җиңде 

Әлмәттән WorldSkills буенча 45 нче дөнья чемпионатында «Лазер технологияләре» компетенциясендә катнашкан студент өченче урын яулады.


Ярышлар Казанда 22-27 август көннәрендә узды. Руслан Баһманов политехникумда 3 нче курста белем ала. Һөнәри осталык чемпионатында үзен сынап караган беренче һәм бердәнбер әлмәтле ул. «Лазер технологияләре» буенча WorldSkills´та беренче тапкыр гына куч сынаштылар. Конкурсантларга 5 модуль ясау бурычы куелды. Руслан аны өч көндә башкарып чыга һәм призлы урын яулау бәхетенә ирешә. Хәзер ул Австриядәге EuroSkills ярышларын эләгү теләге яна.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: