Әлмәт таңнары

Әлмәтле урманга качып котылмакчы булган

36 яшьлек мәҗбүри рәвештә суд утырышына китерүдән баш тартырга маташкан, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Элек ир-ат ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Аңа ай саен җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә теркәлеп тору йөкләнелә.

Ир-ат аңа йөкләнелгән бурычны үтәми һәм нәтиҗәдә, җәзаны алыштыру турындагы суд утырышы билгеләнә. Приставларга исә гражданны мәҗбүри тәртиптә утырышка китерергә кушалар.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең җинаять-башкарма инспекциясендә билгеләп үтәргә йөкләгән. Ир вазифаларын үтәми һәм нәтиҗәдә, җәзаны алыштыру турындагы суд утырышы билгеләнә. Приставларга гражданны мәҗбүри тәртиптә утырышка илтергә куштылар.

Суд приставы хөкем ителүченең яшәү адресы буенча килә. Аны күреп, ир шәхси йортының тәрәзәсеннәнчыгып, койма аша сикерә  һәм урман ягына йөгерә. Ләкин ул качып котыла алмый кала. Гражданинга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: