Әлмәт таңнары

Әлмәтле танышына пычак белән кадаган

5 февраль көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсенә күкрәге һәм корсагы яраланган 44 яшьлек хатын-кызны китерәләр.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылучы полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. Ачыкланганча, җинаятьче элек тә хөкем ителгән булган һәм хәзер дә беркайда эшләмәүче 36 яшьлек

ир-ат булып чыга. Әлеге ир үз өендә зыян күрүче ханым белән кәеф-сафа корып утырган вакыттта, алар арасында низаг килеп чыга һәм ул аңа пычак белән кадый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: