Әлмәт таңнары

Әлмәтле рекорд куйды 

Әлмәтле Гиннесс рекордлар китабына кертелде

Үзе генә түгел, бер төркем музыкант белән. 1 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Газпром Арена» стадионында ил буенча җыелган 8000 кешедән торган оркестр һәм 40000 кешелек хор Россия гимнын башкарды. Шул рәвешле алар дөнья рекорды куйды. Әлеге массакүләм чарада Казаннан 16, Әлмәттән нибары бер музыкант - 2 нче балалар музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлекчәсе мөдире, укытучы, республика, бөтенроссия, халыкара бәйгеләр лауреаты Рәмис Аксенов катнашты. Гимны башкару барышында Гиннесс китабының махсус комиссиясе музыкантларның уйнауларын да тикшереп йөргән. Әлбәттә, хилафлыклар күзәтелмәгән. Чара Россия гимнының 75 еллыгына багышлап уздырылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: