Әлмәт таңнары

Әлмәтле наркотик матдә саклаган өчен хөкем ителде

Наркотик саклаган өчен шәһәр суды әлмәтлене ике елга колония җирлегенә хөкем итте.

Эш материаллары буенча, ир-ат интернет аша  0,29 грамм авырлыктагы  “синтетика”ны 1200 сумга сатып ала. Ул төргәкне күрсәтелгән адрес буенча урнашкан йортның подъездыннан барып ала. Аның күпмедер өлешен ул урында ук куллана. Моннан тыш, биредә ул тагын 0,87 грамм  авырлыктагы төргәккә тап була. Полиция хезмәткәрләре аны шул ук көнне тоткарлый.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: