Әлмәт таңнары

Әлмәтле машина урлаган өчен хөкем ителде

Машина урлаган өчен шәһәр суды әлмәтлене шартлы рәвештә бер елга хөкем итте.

Эш материаллары буенча, исерек хәлдәге кеше йорт янында торган “ВАЗ-21144” машинасының салонында  ачкыч табып ала һәм машинада “җилдерергә” чыгып китә. Бераздан әлмәтле юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче була. Ир-ат “Урлау максатыннан чыкмыйча автомобильгә ия булу, ягъни куып алып алып китү (угон)” маддәсе буенча гаепле дип табылды.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: