Әлмәт таңнары

Әлмәтле күршесеннән 100 000 сум таләп иткән. НИ ӨЧЕН?

Шәһәр судына Әлмәт районы Нолинка авылында яшәүче мөрәҗәгать итеп, күршесеннән бал кортларны тешләгән өчен мораль зыян кайтаруны таләп иткән.

Ачыкланганча, аның күршесе бал кортларын тоту һәм үрчетү белән шөгыльләнгәнә икән. Ләкин  аның умарталары зыян күргән күршесенең йортына якын урнашкан.

Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.

Ике ел дәвамында күршесенең бал кортлары гариза бирүченең гаилә әгъзаларына күп тапкырлар һөҗүм итә. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ул күршесенннән 100 000 сум күләмендә мораль зыян өчен компенсация алырга теләгән. Ләкин суд әлеге сумманы 15 000 сумга кадәр киметте. Моннан тыш, умарталык хуҗасын умарта тотканда ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттылар.

Фото: https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: