Әлмәт таңнары

Әлмәтле картасын «блокировкадан алу» өчен 100 мең сумга якын акча түләгән

Полиция бүлегенә гариза белән Әлмәттә яшәүче 43 яшьлек бер ханым мөрәҗәгать итеп, банк картасыннан алдау юлы 100 мең сумга якын акчасын урлауларын хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре  әлмәтлегә билгесез затның шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте  вәкиле  дип  таныштыруын ачыклый. Ир хәбәр иткәнчә, мошенниклар әлмәтленең банк хисабыннан акча күчерергә омтыла. Сөйләшү барышында  хатын-кыз уйлап чыгарылган хикәянең дөреслегенә ышансын өчен,ул  саллы дәлилләр китергән. Әлмәтле алдауларның мондый схемалары турында күп тапкырлар ишетсә дә  җинаятьчегә ышанып, СМС аша  килгән раслау кодын  әйтеп биргән.

Икенче зыян күрүче 98000 мең сумнан колак каккан. Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызның кесә телефонына, янәсе, банк хезмәткәре шалтыраткан. Билгесез  берәү ханымга аның картасы блокировкаланган һәм аны блокировкадан алу өчен банк картасы реквизитларын һәм  СМС аша  киләчәк парольне атарга кирәк, дип белдергән.  Мөрәҗәгать итүче таныш булмаган кеше инструкциясен үти һәм шуннан соң аның банк картасыннан барлык булган акчалар мошенник хисабына күчерелә.

Бу фактлар буенча  җинаять эше кузгатылган. Ялган банк хезмәткәрләренең номерлары Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: