Әлмәт таңнары

Әлмәтле Илдар Әюпов Россиядә иң яхшысы

Әлмәт төзүчеләре «Строймастер – 2019» милли бәйгесенең федераль этабында җиңде.

Ярыш Саранскида узды. Анда Идел буе федераль округы республикалары һәм өлкәләреннән килгән ташчылар, буяучылар, плитә ябыштыручылар, штукатурлар, эретеп ябыштыручылар үзләрен күрсәтте. Әлмәт төзүчеләре Илдар Әюпов белән Павел Сергеев Татарстан һәм шәһәр данын лаеклы яклады. Аларга төзелеш мәйданында һөнәри осталыкларын дәлилләргә, шулай ук теоретик сорауларга да җавап бирергә туры килде. Нәтиҗәдә Илдар Әюпов «Иң яхшы штукатур» номинациясендә 1 нче урынны яулады. Ул хәзер «Строймастер – 2019» милли бәйгесенең Бөтенроссия этабында көч сынашырга әзерләнә. Ә Павел Сергеев ташчылар арасында дүртенче урынга ия булды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: