Әлмәт таңнары

Әлмәтле эш урынында акча үзләштергән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы бер предприятиенең элеккеге 27 яшьлек хезмәткәренә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 160 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (ышанып тапшырылган чит милекне үзләштерү, ягъни урлау) гаепле дип тапкан.

Судта 2018 елның октябрь-ноябрь айларында хөкем ителүченең, хезмәт вазифасыннан файдаланып, үзенә ышанып тапшырылган 18 мең сумнан артык акча урлавы ачыкланды.

 Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, өлешчә зыянны каплады. Суд аңа 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә кермәгән.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: