Әлмәт таңнары

Әлмәтле эш урынында акча үзләштергән

Шәһәр суды 40 яшьлек әлмәтлегә хөкем карары чыгарды.

Аны хезмәт урыныннан явызларча файдаланып, акчаны үз кесәсенә салуда гаепле дип таптылар. Суд билгеләгәнчә, әлеге ханым автомобильләр сату белән шөгыльләнүче бер компаниядә баш хисапчы булып эшләгән. 2015 елның ноябрь аеннан алып машина сатудан кергән 400 мең сумнан акчаны ул үз хисабына күчерә барган.

Моннан тыш,  шул ук елның сентябрь аеннан башлап 2016 елның маена кадәр ул законсыз рәвештә үзенең хезмәт хакын арттыра барган.

Судта ул үз гаебен танымый. Шәһәр суды аңа ике ел гомуми режимлы колонияне билгеләде. Әлмәтлегә шулай ук  коммерция һәм башка оешмаларда административ-хуҗалык эшләре белән ике ел шөгыльләнү тыела.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: