Әлмәт таңнары

Әлмәтле бомба куелу турындагы ялган хәбәр өчен хөкем ителде

Әлмәт шәһәр суды Казанда бомба «куярга» уйлаган 41 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды.

Билгеле булганча, гаепләнүче шулай  Федераль куркынычсызлык хезмәте эшен тикшереп карау максаты белән республика башкаласында салынган бомба турында хәбәр  бирә. Ләкин ул аның төгәл урынын хәбәр итми.

Шалтыратудан соң, аны оператив рәвештә тоткарлыйлар. Almetlife порталы хәбәр иткәнчә ул исерек булган.

Суд ирне «террорчылык акты турында ялган хәбәр бирү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткән.

Фото:https://pixabay.com/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: