Әлмәт таңнары

Әлмәтле - «Автоледи-2019» бәйгесе җиңүчесе

Казанда гүзәл затларның машина йөртү осталыгың тикшереп караучы «Автоледи-2019» республика бәйгесенең финалы узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Казаннан Алинә Һадиева, икенче урынны Түбән Камадан Наталья Борисенко алса, өченче урынны якташыбыз Людмила Кулагина яулады. 

Барлык җиңүчеләр да кубоклар, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Бу бәйгедә бөтен Татарстаннан 67 автомобиль йөртүче катнашты. Финал ярышлары өч этаптан торды: юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, катлаулы күнегүләрне вакытка башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына социаль реклама баннерлары, видеороликлар әзерләү.

Фото: ГИБДД МВД по РТ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: