Әлмәт таңнары

Әлмәтле 1,6 кг киндер саклаган

Әлмәттә законсыз рәвештә наркотиклар саклаган өчен 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр.

Тикшерүчеләр 2019 елның августында ир-атның Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел кыргый киндер җыюын ачыклаган. Үсемлекне ул капчыкка төреп, өенә алып киткән. Наркотикларның бер өлешен ул шунда ук кулланган. Калган өлешен фатирында саклаган.

Бераздан бу хакта полиция хезмәткәрләренә билгеле була. Тентү вакытында алар тыелган матдә табып ала. Алынган наркотик матдәнең гомуми күләме 1,6 килограммнан артык тәшкил иткән. Тоткарланучыга каршы «зур күләмдәге наркотик матдәсен законсыз сатып алу, саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Суд аңа дүрт елга сынау срогы белән өч ел шартлы рәвештә ә ирегеннән мүхрүм иткән.

Фото:https://pixabay.com/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: