Әлмәт таңнары

Әлмәткә җылы көннәр кире кайта

Синоптиклар фаразларына караганда, атна ахырына кадәр Татарстанда җылы һава торышы көтелә.

Иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак, көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

 Көндез һава температурасы +7 градуска кадәр җылыначак, төнлә +2-3 градус булачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 13 ноябрьдә республикада юеш кар һәм яңгыр явачак. Төнлә термометр баганалары +4-1°, көндез +2 күрсәтәчәк..+6°. Мондый һава торышы республикада 14 ноябрьдә дә сакланачак.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: