Әлмәт таңнары

Әлмәткә #БикЯхшы килә

Бу якшәмбедә Татарстанда республикакүләм блог-тур старт ала. Әлеге тур дәвамында республиканың популяр блогерлары Татарстанның кайбер районнарында кунак булачак.

Алар арасында Ринат Галиәхмәтов (Tatar_malay) һәм Илназ Габидуллин (Кызык-мызык) да бар.

Әлеге очрашуның сәбәпчесе – татар яшьләре яшәешенә, заман белән бергә атлаучы татарларга һәм гореф-гадәтләребезгә багышланган #БикЯхшы конкурсы.

Бу чарадан нефтьчеләр каласы да читтә кала алмады. Әлмәткә алар 14 август көнне киләчәк.

 

Фото:http://vk.com/bik_yakhshi

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: