Әлмәт таңнары

Әлмәт юлында җәяүлене бәрдергәннәр

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә.

4 декабрь көнне  Ленин урамы буенча Маяковский урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче  Шевроле Кобальт автомобиль йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Әлеге хатын-кыз юлны идарә ителми торган җәяүле кичүе аша уза торган була. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 46 яшьлек җәяүле медсанчастьның кабул итү бүлегенә китерелә һәм аңа амбулатор дәвалану билгеләнә.

 

Фото:Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: