Әлмәт таңнары

Әлмәт юлларында 19 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

Бу юлы инспекторлар җәяүлеләргә яки башка юл хәрәкәте катнашучыларына юл бирмәү очракларын ачыкладылар.

Операция Шевченко урамында  оештырылды. Рейд барышында 70 кә якын автомобиль тикшерелде.  Шуларның 19 ында  юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыклана.

Кагыйдә бозулар:

- җәяүлеләргә өстенлек бирмәү (3 очрак);

- баланы махсус автокреслода йөртмәү (1 очрак);

- ОСАГО иминият полисыннан башка машина йөртү (5 очрак);

- куркынычсызлык каешын эләктермәү (2 очрак);

- машина номерларының пычрак булуы (3 очрак);

-  машина йортүчеләрнең тиешле документлары булмау (2 очрак);

-  автомобильне теркәү кагыйдәләрен бозу (1 очрак);

- транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утыру (1 очрак);

- транспорт чарасын кую кагыйдәләрен бозу (1 очрак).

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: