Әлмәт таңнары

Әлмәт юлларында 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

13 октябрь көнне Әлмәт районында «Тоннель» операциясе узды.

Операция барышында 40 ка якын автобус йөртүче тикшерелде. Шуларның бишесендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу күзәтелә: ОСАГО полисыннан башка идарә итү (1 очрак), пассажирларның куркынычсызлык каешы каптырылмаган булу (3 очрак), Транспорт министрлыгы таләпләрен бозу (1 очрак).

Реклама

Җиңел автомобиль йөртүчеләргә карата 10 беркетмә төзелде. Шулардан ОСАГО полисыннан башка идарә итү (3 очрак), пассажирларның куркынычсызлык каешы каптырылмаган булу (6 очрак) һәм дәүләт номерларының пычрак булуы (1 очрак).

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: