Әлмәт таңнары

Әлмәт язгы ташуга әзерме?

Быел язгы ташу ничек узар? Э шлекле киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы идарәсе җитәкчесе Валерий Грезнев фаразларны бәян итте.

Су басу мөмкин булган зонага Түбән Абдул, Түбән Мактама, Тихоновка, Рус Акташы, Тайсуган авыллары  һәм Иске Әлмәт һәм Урсала торакт пунктлары керә.

Су җыю (суыртып алу) өчен 92 мотопомп, 3 насос, 3 махсус техника, 28 янгын техникасы әзерлек сызыгына куелган. Шулай ук 156 берәмлек автоном режимда эшләүче күчмә электр белән тәэмин итү чаралары әзерләнгән.  Моннан тыш, предприятиеләрнең махсус техникасы да җәлеп ителәчәк.

Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары белән язгы ташу чорында Әлмәт районы халкын һәм территориясен саклау буенча чаралар планы расланды.

6 марттан башлап постларында күзәтү һәм аларда дежур тору оештырылган.

Кузайкино – Нурлат һәм Чаллы-Зәй- Әлмәт юлларында "Татнефтедор" җәмгыяте тарафыннан суүткәргеч торбалар чистартыла, шулай ук бөтен шәһәр буенча яңгыр сулары канализациясе һәм су үткәрү торбалары челтәрләрен чистарту һәм ремонтлау эшләре бара, күперләр, кичү юллары, кар суларын үткәрү өчен юллар астындагы торбалар вакытында чистартыла, койма дамбаларының  һәм күперләрнең торышы даими рәвештә тикшерелеп тора.

Әлмәт муниципаль районында язгы ташу чорында коткару һәм авария-торгызу эшләрен башкару өчен 20597,300 мең күләмендә сум финанс чаралары, мптериаль чаралардан   600 тонна вак таш, 650 тонна ком, 500 тонна ком-гравий катнашмасы һәм 36 данә трап әзерләнде.

 

Фото: архив

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: