Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт ветеранына медаль тапшырылды [+ФОТОЛАР]

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мисхәт Шагитов кунаклар кабул итте.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән республиканың “Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. 
Мисхәт Фәсих улы 1926 елда 10 июньдә туган. Фронтка ул 1943 елда алына. Ул Ерак Көнчыгыш фронтта була, Япония белән сугышта катнаша. Өенә 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шушы ук елны “Альметьевбурнефть”кә электромонтер булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Тырыш хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән билгеләп үтелә. Бүген кунаклар арасында бораулау эшләре идарәсеннән дә вәкилләр бар иде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та ветеранга бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса