Әлмәт таңнары

Әлмәт урамнарында циркка билет тараттылар 

Әлмәттә машина йөртүчеләргә циркка билетлар тараттылар.

Бүләк өләшү «Балалар автокреслосы» исеме астындагы рейд барышында башкарылды. Шул рәвешле дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кечкенә пассажирларның куркынычсызлыгы турында искә төшерде. Профилактик акциядә бер генә кагыйдә бозучы да ачыкланмады, нәтиҗәдә ЮХИДИ вәкилләре циркка 30 билет бүләк итте һәм әти-әниләрне алга таба да җаваплы булырга чакырды. Закон буенча бала арткы утыргычларда 7 яшь тулганчы балалар креслосында йөрергә тиеш, алда утырган очракта – 12 яшькә кадәр. Махсус җайланма кулланмаганда административ җаваплылык каралган. 2013 елга кадәр штраф күләме нибары 500 сум булса, бүген аның күләме 3000 сум тәшкил итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: