Әлмәт таңнары

Әлмәт укучысы Мәскәүнең «ПатриУм-2019» сәләтле балалар мәктәбе катнашучысы булды

Әлмәтнең 10 сыйныф укучысы Татьяна Саблина Мәскәүдә узган сәләтле балалар өчен «ПатриУм-2019» җәйге мәктәбендә катнашты.

«ПатриУм-2019» җәйге мәктәбендә Россиянең 36 төбәгеннән килгән 100 актив һәм талантлы мәктәп укучысы катнашкан. Алар барысы да - «Сәләтле балалар» порталы бәйгеләрендә җиңүчеләр. Әлмәт шәһәренең 24 нче мәктәбе укучысы Татьяна Саблина «Раштуа җырларын тәрҗемә итү» бәйгесендә җиңде.

«Әлеге мәктәпнең төп вакыйгасы – «Бәхет министрлыгы»  полигы булды. Биредә җиңүчеләр бу хисне ничек аңлаулары белән уртаклашып, аларны нәрсә бәхетле итүләре турында сөйләделәр. Җаваплар төрле иде, ләкин аларның барысын да якыннарына карата мәхәббәт берләштерде. Мәктәпнең 50 катнашучысы Федерация Советында узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы вакытында үз фикерләрен белдерделәр», - дип билгеләп үтелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Мәктәпнең белем бирү программасына шулай ук интерактив дәресләр һәм мастер-класслар кергән. Ә мәдәни программа  исә үз эченә Мәскәү буйлап экскурсияләрне алган.

Фото: mon.tatarstan.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: