Әлмәт таңнары

Әлмәт укучылары өчен «Нефть кухнясы» оештырыла

Әлмәт укучылары «Татнефть» компаниясе оештырган «Нефть кухнясы» белем бирү проекты кысаларында нефть һәм газ тармагы нигезләре белән танышачак.

Әлмәт укучылары «Татнефть» компаниясе оештырган «Нефть кухнясы» белем бирү проекты кысаларында нефть һәм газ тармагы нигезләре белән танышачак.

Проект кысаларындагы мастер-класслар 10-12 октябрь көннәрендә планлаштырыла.

Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән «Нефть кухнясы» проекты белем бирү һәм күңел ачу мастер-класслары форматында үткәрелә. Һәр мастер-класс 90 минут дәвам итәчәк.

Анда балаларның нефть һәм газ тармагы нигезләрен заманча форматта өйрәнүләре, гади көнкүреш приборлары белән охшашлыкны ныгытулары, булачак нефтьчеләрнең уен бригадасында җитештерү объектының прототибын барлыкка китерүләре көтелә.

«Нефть кухнясы» проекты Россиянең төрле шәһәрләрендә тормышка ашырыла. Әлмәттә 12 дәрескә 7-8 нче сыйныфларда укучы 300 дән артык бала чакырылыр дип планлаштырыла. 
Киләчәктә шундый ук дәресләр шәһәр һәм районның башка мәктәпләрендә дә оештырылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: