Әлмәт таңнары

Әлмәттә суд приставлары бер ир-атны үлемнән коткарган

Әлмәт шәһәр судында 53 яшьлек ир үзен начар хис итә иткән. Аның эпилепсия өянәге тота башлаган була.

Шул вакытта аңа ярдәмгә суд приставлары Александр Домнин һәм Илдар Гәрәев килә.  Алар ир-атка кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырталар. Табиблар  килгәнче суд приставлары авырулар белән янында була. Моннан тыш, алар авыруга беренче медицина ярдәме күрсәтә.

Хезмәткәрләрнең грамоталы һәм оператив гамәлләр күрүе  аяныч нәтиҗәләрдән саклап калды. 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: