Әлмәт таңнары

Әлмәт студенты шәһәр башкарма комитетына эшкә керү юлын тапты

Әлмәт студенты Татарстанның Яшьләр хөкүмәте составына кертелде.

Әлеге мөмкинлеккә ул яшь лидерларның «Югарыга!» республика бәйгесендә җиңүе белән ия булды. АГНИның 3 нче курс студенты Камил Сөнгатуллин Яшьләр хөкүмәтенә кергәнче үк барлык сайлап алу этапларын уңышлы уза һәм стажировка узу өчен Әлмәт шәһәре башкарма комитетын сайлап ала. Камил «Яшьләр – эш-гамәлдә» проектын булдыра һәм егет-кызларга төрле башлангычларда аяк чалучы проблемаларны ачыклауны максат итеп куя. Яшьләр хөкүмәте республикада 2 ел эшчәнлек җәелдерә. Хәзерге вакытта ул 40 кешене берләштерә. Әлеге бәйгедә үзләрен сынау өчен яшьләрдән быел 150 гариза кергән, җиңүче булып нибары 26 кеше танылган.

 

Фото: http://almetievsk-ru.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: