Әлмәт таңнары

Әлмәт студентларында тарихи вакыйга

Шәһәребездә студентларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Шушы көннәрдә яшьләр өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булды - «Әлмәт студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын булдыру турында нигезләмә кабул ителде.

Корылтайның максаты җитди – егет-кызлар «Студентлар лигасы» рәисе сайларга тиеш. Шуңа да озын-озакка сузмыйча әлеге вазифага теләк белдерүчеләр арасыннан иң-иңен сайлап алу этабы башланды. Кандидатлар югалып калмады, үз чыгышларында проектларын, идеяләрен ачыктан-ачык тәкъдим иттеләр, аларны тормышка ашыру өчен бөтен көчләрен куярга әзер булуларын белдерделәр. Кайберләре хакимият ярдәменә мохтаҗ булуларын да яшермәде. Максатка ирешү дигәндә, барлык чараларны да кулланырга кирәк, дигән фикердә алар. Булачак рәисне сайлау җиңел бирелде дип әйтеп булмый, чөнки һәр кандидат көчле, үз-үзенә ышанучан булуын, актив тормыш рәвеше алып баруын дәлилли алды.

Тавыш бирүдә дүрт кандидат арасыннан Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты Әлмәт филиалының 2 нче курс студенты Альбина Денисова җиңеп чыкты һәм «Әлмәт студентлары лигасы» рәисе итеп сайланды. Аның проектларын студентлар аеруча якын итте. Атап әйткәндә, ул шәһәрдә «Студентлар лигасы» дисконт картасын булдыруны тәкъдим итте. Моның өчен бары тик Әлмәтнең сәүдә, спорт, культура объектлары белән килешү төзергә генә кирәк. Альбина күзаллаган проектларның барысы да студентларның тормышын тагын да җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Кызның төп бурычларыннан берсе - яшьләрне спортка, иҗатка, социаль мәсьәләләрне бергәләп чишүгә җәлеп итү.

Лига алга таба студентларга һәр юнәлештә ярдәм күрсәтер дип көтелә. Хәзер исә аның алдында яшьләрне борчыган сорауларга, проблемаларга оператив җавап бирү бурычы тора. Оешма рәисе Альбина Денисовага студентларның ышанычы зурдан. Яшьләр аның җитәкчелегендә яңа үрләр яулар, уңышлы эшчәнлек җәелдерер дип өметләнәбез.

Ләйсән Хәйруллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: