Әлмәт таңнары

Әлмәт студентларына зур сәхнәгә юл ачылды

Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязовның моңа кадәр Казанда гына гамәлгә ашырылган «Киләчәк йолдызлары» проекты Әлмәткә дә килеп җитте.

Ул яшьләргә сәләтләрен ачарга, танылу яуларга ярдәм итә. Үзен уңышлы буларак исбатлаган проект Татарстан Президенты һәм республиканың Мәдәният министрлыгы хуплавы белән быел грант отуга да ирешкән. Шул рәвешле аны башка шәһәрләрдә дә уздыру мөмкинлеге ачылган. Проектны уздыруга дәгъва иткән Зәй, Азнакай, Җәлил, Әлмәт арасында нефтьчеләр башкаласы җиңеп чыккан. Берничә көн дәвамында Рөстәм Абязов музыка көллияте һәм музыка мәктәбендә укучылар өчен дәресләр бирде, яшь музыкантлар «La Primavera» оркестры белән зур концертта да чыгыш ясады.

 

Фото: http://almetievsk-ru.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: