Әлмәт таңнары

Әлмәт студентлары WorldSkills Russia чемпионатыннан җиңү белән кайтты

WorldSkills чемпионатыннан Әлмәт студентлары 4 беренче, 2 икенче һәм 4 өченче урынны алып кайтты.

Чемпионатның төбәкара этабы Казан шәһәрендә ноябрь аенда узды. Биредә 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган егет-кызлар арасында үз һөнәре буенча иң яхшыларын ачыкладылар. Чемпионатның максаты булып студентларның һөнәри яктан әзерләү стандартларын үстерү булып тора. Республикада бу төр ярышлар бишенче ел рәттән оештырып килә. Шуларның дүртесендә Әлмәт политехникум студентлары да катнашты.

Быел Әлмәт студентлары финалда зурлар арасында 18 компетенция буенча һәм юниорлар арасында 5 компетенция буенча  көч сынашты.

 Дүртенче курс студенты Руслан Гөбәйдуллин чемпионатта икенче тапкыр катнаша. Быел ул “Прототиплаштыру” компетенциясендә 1 урынга лаек булды.

 “Челтәрле һәм  системалы администраторлык” компетенциясе үз эченә кулланучы уңайлыклары өчен булган сервис төзүне ала.  Бу юнәлештә җиңүче дип дүртенче курс студенты Роман Исаев табылды.

Бу елның яңалыгы – “Абилимпикс” юнәлеше. Ул физик мөмкинлекләре чикле булган укучылар арасындагы ярышлар. Бүгенге көндә Әлмәт политехникумында шундый 5 укучы белем ала. WorldSkills чемпионатында исә шуларның  дүртесе катнашты. Алинә Газалиева төбәкара чемпионатта “Текстны эшкәртү” компетенциясе буенча 2 нче урынны алды.

"Junior skills”  категориясенең "Кирпеч салу”  компетенциясендә өченче урын беренче курс студенты Илназ Ганиевка бирелде.

 

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: